Баланы хатын-кыз таба, акчасын дәүләт түли!

Социаль фонд ел башыннан 7 меңнән артык хатын-кыз һәм 8 мең яңа туган сабыйга күрсәтелгән хезмәтләр өчен бала туу сертификатлары буенча түләгән.

Баланы хатын-кыз таба, акчасын дәүләт түли!Баланы хатын-кыз таба, акчасын дәүләт түли!
Баланы хатын-кыз таба, акчасын дәүләт түли!

Республиканың медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 2023 елда 87,7 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Акча хатын-кызларның йөклелек чорына һәм балалар тууга, шулай ук гомеренең беренче елында бала артыннан профилактик күзәтү буенча хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән.

Бала табу сертификаты – ул йөкле хатынга медицина учреждениесен сайларга хокук бирә торган документ, ул анда авырга узганчы һәм бала тапканнан соң да күзәтеләчәк. Электрон сертификат хатын-кыз яшәү урыны буенча консультациягә беренче килгән вакытта табиблар тарафыннан формалаштырыла. Әгәр дә сертификат хатын-кызлар консультациясе тарафыннан ачылмаган булса, аны бала тудыру йорты бирәчәк. Сертификат шулай ук балалар поликлиникасы тарафыннан да рәсмиләштерелергә мөмкин, анда балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк.

Элек хатын-кызга мөстәкыйль рәвештә поликлиникада сертификат бланкын күрсәтү кирәк иде. Хәзер бу таләп ителми, чөнки Социаль фонд кирәкле барлык мәгълүматны автомат рәвештә ала. Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләре өчен документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызлар өчен үзең белән йөртү һәм кәгазь бланк күрсәтү зарурлыгын гамәлдән чыгарды. Әлеге эш “Демография” гомумдәүләт проекты буенча башкарыла.

Фото: promedika30.ru

 

Баланы хатын-кыз таба, акчасын дәүләт түли!
Баланы хатын-кыз таба, акчасын дәүләт түли!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас