Мәктәпләргә – яңа автобуслар!

Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ мәктәп директорларына 45 яңа автобус ачкычларын тапшырды.

Мәктәпләргә – яңа автобуслар!Мәктәпләргә – яңа автобуслар!
Мәктәпләргә – яңа автобуслар!

7 апрель көнне Уфаның “Торатау” конгресс-холлы каршындагы мәйданда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк мәгариф учреждениеләре директорларына 45 яңа автобус ачкычларын тапшырды. Алар республиканың 31 районына юл алды. Яңа автобусларга Аскын, Авыргазы, Бакалы, Бәләбәй, Белокатай, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Зилаир, Илеш, Кушнаренко, Куергазы, Мишкә, Миякә, Нуриман, Салават, Стәрлебаш, Уфа, Хәйбулла, Чакмагыш һәм Яңавыл районнары, шулай ук Межгорье, Нефтекама һәм Уфа шәһәрләре ия булды.

Радий Хәбиров әйтүенчә, соңгы 4,5 елда Башкортстанда 800 дән артык мәктәп автобусы сатып алынган. Аларның яртысы – төбәк бюджеты исәбенә, яртысы федераль бюджет исәбенә финансланган. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылган бу эш киләчәктә дә дәвам ителәчәк.

Чыганак: https://contenta.info/press_releases/442496#scroll

Фото: duv-vest.ru

Мәктәпләргә – яңа автобуслар!
Мәктәпләргә – яңа автобуслар!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас