Булгаковода яңа мәктәп

Ул Уфа районында иң зурларның берсе.

Булгаковода яңа мәктәпБулгаковода яңа мәктәп
Булгаковода яңа мәктәп

 Уфа районындагы Булгак авылында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Стимул» программасы буенча 825 урынлык мәктәп төзелгән. Бу хакта төбәкнең төзелеш һәм архитектура министрлыгы хәбәр итә.

«Уфа районы динамик рәвештә үсә. Күп гаиләләр шәһәр читендә яшәүне сайлый. Соңгы өч елда гына да районда яшәүчеләр өчен дүрт яңа мәктәп төзелде, шуларның икесе балалар бакчасы белән берлектә эшли. Әлеге мәктәп -- Уфа районында иң зурларның берсе. Биредә 800дән артык бала белем алачак», -- ди төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов.

Мәктәп 13 мең кв.м мәйданлы өч катлы бинадан гыйбарәт. Заманча уку бүлмәләреннән тыш, мәктәптә ике спорт залы, ашханә, актлар һәм гимнастика заллары, китапханә, шулай ук  хәрәкәте чикләнгән укучылар өчен лифтлар бар. Шулай ук мәктәп каршында мини-футбол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, физкультура-спорт зонасы җиһазландырылган.

Булгаковода яңа мәктәп
Булгаковода яңа мәктәп
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас