Уфадагы парк нигә ябылды?

Бакчадагы иске агачларны алып ташлыйлар, әмма тарихи кыйммәткә ия булган берсен калдырачаклар.

Уфадагы парк нигә ябылды?Уфадагы парк нигә ябылды?
Уфадагы парк нигә ябылды?

Аксаков паркын төзекләндерү “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында узачак. Узган ел башкала халкының күпчелеге нәкъ менә шушы парк өчен тавыш бирде. Контрактлар 2023 елның мартында төзелгән. Эшләрне тәмамлауның планлы вакыты – сентябрь ахыры. Бакча территориясе функциональ зоналарга бүленәчәк: тарихи аллея, күл яр буе, әдәби кунак бүлмәсе, вакыйгалар һәм балалар мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Кече архитектура формаларын урнаштыру, яктыртуны модернизацияләү, юл япмасын алыштыру, зур агачлар һәм чәчәк атучы куаклар утырту каралган.

Бакчадагы иске агачларны алып ташлыйлар, әмма тарихи кыйммәткә ия булган берсен калдырачаклар. Ул 1834 елда Сергей Тимофеевич Аксаковның балачагында утыртылган карагай агачы. Аңа бу хакта мәгълүмат язылган такта беркетеләчәк.

Паркны төзекләндерү Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

Уфа хакимиятенең матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас