Мәктәпләр яңара

Нефтекамада гомумдәүләт проекты буенча сигез мәктәп төзекләндереләчәк.

Мәктәпләр яңараМәктәпләр яңара
Мәктәпләр яңара

Нефтекама гомуми белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү буенча федераль программада катнашу буенча рекордсмен булып тора – шәһәрдә сигез мәктәп яңартылачак.

– Муниципалитет алдында яңа уку елы башланганчы барлык эшләрне тәмамлау бурычы тора. Үз чиратында, хөкүмәт бу эштә кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, – диде Башкортстан вице-премьеры Илшат Таҗетдинов шәһәргә эш визиты барышында.

Нефтекама мәктәпләрен финанслауның гомуми күләме 707 миллион сумнан артык, шуларның 594 миллион сумнан артыгы – федераль казна акчалары. Шулай ук Нефтекамада “Мәдәният” проекты кысаларында сәнгать мәктәбе төзекләндерелә.

Вице-премьер Яңавыл шәһәренең 4нче мәктәбендә дә булды, анда эшләр 2022 елның маенда башланды һәм агымдагы елның июлендә тәмамланырга тиеш.

2023 елда Башкортстанда барлыгы 77 мәктәп төзекләндереләчәк һәм җиһазландырылачак, шуларның 60 объекты ел дәвамында башланачак һәм тәмамланачак, 17 бина 2022 елдан күчеп торачак. 2023 елда мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү программасы буенча финанслауның гомуми күләме 4,3 миллиард сум тәшкил итә, шуларның 3,6 миллиард сум федераль акчалар.

 

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас