

“Умники и умницы” дип аталган ярыш Дүртөйле районының Әсән авылы китапханәсендә оештырылган балалар һәм үсмерләр китабы атналыгын йомгаклады. Ул “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелде. Ярыш һәркайсы 5 егет һәм 5 кыздан торган ике команда арасында барды һәм рус әдәбиятының иң яхшы әсәрләренә багышланды.
Бәйге 7 раундта үткәрелде. Егетләр һәм кызлар һәр раундта бишәр сорауга җавап бирергә тиеш иде. Бу эштә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча сатып алынган интерактив такта һәм яңа китаплар аларга ярдәмгә килде.
Уен рәвешендә узган ярыш яшүсмерләрнең фикерләү сәләтен үстерде, аларда коллективизм рухы тәрбияләде, командада эшләү тәҗрибәсен бирде.
Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/437752#scroll