+18 °С
Облачно


Аскын авылының «Батыр» физкультура-савыктыру комплексында яңа тренажер залы барлыкка килгән. Ул «Демография» илкүләм проектының «Спорт -- тормыш нормасы» проекты буенча гамәлгә куелган.
Бу хакта Аскын районы администрациясе хәбәр итә. Комплексның икенче һәм өченче катларында 22 тренажер һәм кардиоҗиһазлар урнаштырылган. Апрельдә исә зал яңа спорт җиһазлары белән тулыланачак.
Биредә якын киләчәктә шулай ук чаңгы базасы һәм тир барлыкка киләчәк.
Быел спорт объектының үзенә дә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Ягъни фасадны тонировкалау, спорт залын яктырту һәм подвалны төзекләндерү эшләре башкарылыр дип көтелә.