+12 °С
Болытлы
Кырмыскалы районының Кырмыскалы авылында "Нескучный" исемле яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Ул "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты кысаларында гамәлгә куела. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә.
Ял итү зонасын булдыру эшләренең бер өлеше бу җәйдә үк башланачак, ә икенче өлеше 2024 елда башкарылачак, диләр администрациядә.
Подрядчы бу язда ук әзерлек эшләренә керешмәкче. Нәтиҗәдә, авыл халкы өчен балаларга уен зонасы гына түгел, төрле яшьтәге кешеләргә ял паркы да булдырылачак.