Барлык яңалыклар

Туймазы күркәмләнә

Берничә мәйданчыкта яңарту эшләре бара.

Туймазы күркәмләнә
Туймазы күркәмләнә

Туймазы шәһәрендә җәмәгать урыннарын төзекләндерү бара. Бу эшләр  "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2023 елда Туймазыда  вокзал яны мәйданы территориясендә, Туймазы дәүләт татар драма театры каршында төзекләндерү эшләре үткәреләчәк. Шулай ук үзәк мәдәният һәм ял паркына керү алдындагы аллея тирәсе яңартылачак. Октябрьның 70 еллыгы урамында подрядчылар иске декоратив ташлар һәм плиткаларны куптара башлаган, ә Ленин проспектында брусчатка һәм бордюрлар салу, урам яктырту һәм видеокүзәтү терәкләре урнаштыру эшләре дәвам итә.

Туймазы күркәмләнә
Туймазы күркәмләнә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: