Барлык яңалыклар

Сәнгатькә игътибар җитәрлек бирелә

Нефтекамада сәнгать мәктәбен төзекләндерү башланды.

Сәнгатькә игътибар җитәрлек бирелә
Сәнгатькә игътибар җитәрлек бирелә

Нефтекаманың балалар сәнгать мәктәбендә “Мәдәният” дип аталучы гомумдәүләт  проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә бина төзекләндерелә. Бу хакта шәһәр мәдәният идарәсе хәбәр итте. Төзүчеләр уку кабинетларын, электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерәләр, бина фасадларын тышлыйлар, шулай ук керү урынын җиһазландыралар. Капиталь төзекләндерүгә барлыгы 29 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуларның 24 миллион сумнан артыгы  федераль казнадан.  

Нефтекама шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбе 1969 елда оештырылган. Хәзер биредә 23 укытучы эшли, 885 бала белем ала. Мәктәп күп кенә дәрәҗәле халыкара, Русия һәм республика конкурсларына лауреатлар һәм дипломантлар үстерә. Яңартылган кабинетлар яңа уку елына үз ишекләрен ачачак.

– “Мәдәният” гомумдәүләт проектында катнашу безнең мәктәпне үстерүдә мөһим адым. Сәнгать мәктәбен төзекләндерү һәм модернизацияләү тагын да күбрәк балаларны һәм өлкәннәрне җәлеп итәчәк, аларга иҗади потенциалын ачарга, үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм, әлбәттә, белем бирү сыйфатын яхшыртачак, –  дип ассызыклады Нефтекама балалар сәнгать мәктәбе директоры Руслан Галләмов.

Башкортстанда сәнгать өлкәсендә булачак профессионалларны 113 балалар сәнгать мәктәбе, сигез урта һөнәри учреждение һәм бер югары уку йорты әзерли. Соңгы елларда гына да республиканың 109 балалар сәнгать мәктәбен үстерүгә 445 миллион сумнан артык акча тотылган.

 

Фото: proneftekamsk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: