Барлык яңалыклар

Яшь шәйморатовчылар – ГТО фестивалендә

Бәйге Стәрлебаш районында узды.

Яшь шәйморатовчылар – ГТО фестивалендә
Яшь шәйморатовчылар – ГТО фестивалендә

Чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында оештырылды. Анда җиде команда катнашты. Фестивальгә Ишембай, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Федоровка шәйморатовчылары катнашты. Һәр командага 11-12 яшьлек 4 малай һәм 3 кыз кергән иде.

Бәйгечеләр турникта күтәрелү, алга таба иелү, озынлыкка сикерү, прессны ныгыту, йөзү, электрон коралдан ату буенча ярышты. Фестивальнең икенче өлеше Стерлибаш авылы чаңгы базасы территориясендә узды. Шәйморатовчылар чаңгыда 2 чакрым ара уздылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урында – Стәрлебаш районының Шәйморатов сыйныфы командасы, икенче урында – Күгәрчен районы, өченче урында – Мәләвез районы командасы.

Чыганак: Башкортстанның Стәрлебаш районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/428110#scroll

Яшь шәйморатовчылар – ГТО фестивалендә
Яшь шәйморатовчылар – ГТО фестивалендә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: