Барлык яңалыклар

Юллар ялтырап ята

Башкортстанда Русиянең башка төбәкләре белән беррәттән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Юллар ялтырап ята
Юллар ялтырап ята

Аңа ярашлы төбәк һәм җирле юл челтәрен үстерү, юлларда хәвефсезлек, пассажир транспортын яңарту, шулай ук магистральләр төзү һәм төзекләндерү үткәрелә. Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән бу гомумдәүләт проекты ярдәмендә 260 мең километр төбәк юлларын тәртипкә китерү планлаштырыла.

Башкортстан шәһәр агломерацияләрендәге юлларның 80 проценты диярлек нормативларга туры килә. 2022 елда “Хәвефсез сыйфатлы юллар”   проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Уфа һәм Стәрлетамакта нормативларга туры килгән юллар өлеше 79,4% ка җиткән. Шул ук вакытта дүрт ел эчендә 1328 чакрым юл төзекләндерелгән, реконструкцияләнгән һәм төзелгән.

Башкортстанның транспорт министры Александр Клебанов сүзләренчә, узган ел федераль бюджеттан 14,189 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 11,2 миллиард  сумы “Хәвефсез сыйфатлы юллар”   проекты буенча.

Моннан тыш, гомуми озынлыгы 430  метрдан артык булган сигез күпер төзекләндерелгән. Эшләр Уфа, Благовещен, Ишембай районнарында, шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм Ишембайда алып барыла.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: