Барлык яңалыклар

Табигатьне саклау кирәк

Чакмагыш районының Үрнәк авылында  табигатьне саклау темасына лекция оештырылган. 

Табигатьне саклау кирәк
Табигатьне саклау кирәк

Чакмагыш районының Үрнәк авылы Мәдәният йорты белгечләре яшүсмерләр өчен  «Табигатьнең якты йөзе» дигән темага танып-белү лекциясе уздырган. Ул «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Чарада катнашучыларга  табигать турында видеопрезентация күрсәтелгән. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында китап күргәзмәне дә караганнар.

Балалар һаваны, суны, урманнарны саклауга кагылышлы экологик проблемалар, туган якның табигатен саклап калу өчен нинди ярдәм күрсәтә алу турындагы фикерләре белән уртаклашкан. "Яшүсмерләр шулай ук әдәби викториналарда, сюжетлы-рольле уеннарда катнашты", -- ди Мәдәният йорты мөдире Роза Габделисламова.

 

Табигатьне саклау кирәк
Табигатьне саклау кирәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: