Барлык яңалыклар

“Кырым тарихлары”н бергә языйк!

18 марттан 2 апрельгә кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Кырым тарихлары» Бөтенрусия акциясе уза.   

“Кырым тарихлары”н бергә языйк!
“Кырым тарихлары”н бергә языйк!

Бәйге “Мәдәният” гомумдәүләт проектының «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында оештырыла һәм Кырымның Русиягә кире кайту көненә багышлана.

18 марттан 2 апрельгә кадәр «Кырым тарихлары» акциясе барышында укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен өч юнәлештә күрсәтә алачак: алар Кырымның истәлекле урыннарына бару турында хикәя язарга,  ярымутрау турында шигырь укырга яисә Кырым пейзажын рәсемдә чагылдырырга мөмкин.

Иҗат җимешләрегезне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битләрегездә #крымкдш хештегы белән бастырып чыгарырга кирәк. Жюри иң яхшы 30 эшне сайлап алачак.

Җиңүчеләр "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проектыннан бүләкләр алачак.

18 мартта шулай ук “Крымские недели в КДШ” проекты старт алды: «Культурадляшкольников.РФ» порталында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә илнең танылган актерлары мәктәп укучылары өчен бөек урыс шагыйрьләренең шигырьләрен укыячак, видеороликлар презентациясе узачак.

Пастель техникасында эшләнгән «Кырым пейзажы» осталык дәресен Русиянең атказанган рәссамы Леонид Малафеевский үткәрәчәк.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә укучылар өчен Кырым Республикасы турында танып-белү постлары һәм викториналар әзерләнде.

Фото: provodniq.com

“Кырым тарихлары”н бергә языйк!
“Кырым тарихлары”н бергә языйк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: