Барлык яңалыклар

Мәдәнияткә игътибар зур

Соңгы дүрт елда республика мәдәният өлкәсенә ярдәмне  миллиард сумнан  арттырган.

Мәдәнияткә игътибар зур
Мәдәнияткә игътибар зур

“Арт-Корылтай”ның өченче форумы узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та  чыгыш ясады. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, соңгы дүрт елда республика мәдәният өлкәсенә ярдәмне дә миллиардка арттырган. 2022 елда тармакны гомуми финанслау 13 миллиард сумга кадәр арткан. Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча Совет төзелгән, анда иҗат берлекләре, сәнгать эшлеклеләре көчләрен берләштергән.

 – Бүген Башкортстанда 4 меңгә якын авыл клубы, мәдәният йортлары, китапханәләр, балалар сәнгать мәктәпләре, музейлар, театрлар эшли. Бу илдәге иң зур челтәр.

Соңгы дүрт елда меңгә якын учреждение “Мәдәният” милли проекты, федераль һәм республика программалары, муниципаль бюджетлар кысаларында яңартылган һәм модернизацияләнгән. Быел без капиталь төзекләндерүдән һәм реконструкциядән соң 18 мәдәният учреждениесе, шул исәптән курчак театры ачарга ниятлибез. Тагын бер күптән көтелгән объект – Уфа циркы. Русия Мәдәният министрлыгыннан безнең гаризаны хуплауларын һәм аны реконструкцияләүгә федераль финанслау бүлеп бирүләрен сорыйм.

Муниципалитетлар өчен Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы гомумдәүләт проекты кысаларында 10 автоклуб, 9 библиобус һәм 2 киномобиль сатып алынган. Быелдан башкорт, урыс һәм татар драма театрлары яңа театр спектакльләренә 10 миллион сум акча алачак. Республикада мультимедияле милли-мәдәни үзәкләр булдыруны дәвам итәләр, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: