Харис Варис улы Тайгунов – Бөек Ватан сугышы ветераны, данлыклы физкультура укытучысы, районның горурлыгы булып санала. Ул бар гомерен яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләүгә багышлый. Аның 100 еллык юбилеена багышланган турнир “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль программасы буенча оештырылды.
Ярышларда Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 100дән артык спортчы катнашты. Алар арасында Харис Тайгунов тәрбияләп үстергән Русия чемпионнары, спорт мастерлары, Башкортстан чемпионнары Валерий Мәҗитов һәм Муса Сәлимов та бар иде.
Киеренке бәйгедә җиңүчеләр медальләр, мактау кәгазьләре һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Чара Харис Варис улының балалары һәм туганнары тарафыннан район хакимиятенең спорт комитеты белән берлектә оештырылды.
Чыганак: Башкортстанның Стәрлебаш районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/422948#scroll