Барлык яңалыклар

Курчак театры яңартыла

Башкорт дәүләт курчак театрында күркәм үзгәрешләр бара.

Курчак театры яңартыла
Курчак театры яңартыла

Башкорт дәүләт курчак театрын реконструкцияләү һәм аның иске бинасы янәшәсендә 4 катлы бина төзү  дәвам итә. Төзелеш эшләре «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.  Бу хакта Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура министрлыгы хәбәр итә.

Берничә атнадан бина витраж пыялалары һәм керү аркалары  яңартылып бетәчәк. Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыгында биш берәмлек техника һәм 100гә якын кеше эшли. Объектта эчке инженер коммуникацияләрен монтажлау, бизәү эшләре үткәрелә. Эшчеләр түбәне ремонтлап бетергән һәм тышкы инженерлык челтәрләрен үткәргән. Реконструкциядән соң театрда яңартылган сәхнә җиһазлары һәм 135 урынлык кече зал, 300 урынга исәпләнгән зур тамаша залы эшләп китәчәк. Өстәмә бинада 25 урынлык конференц-зал урнашачак.

Курчак театры яңартыла
Курчак театры яңартыла
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: