Барлык яңалыклар

Урманнар янмасын өчен

Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда янгын сүндерү техникасы сатып алды.

Урманнар янмасын өчен
Урманнар янмасын өчен

2023 елда Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 12 берәмлек урманнарда янгын сүндерү техникасы сатып алган. Бүгенге көндә бу техникасының беренче партиясе – биш УАЗ-390995 йөк-пассажир фургоны сатып алынды. Алар республиканың урман янгын сүндерү үзәге станцияләренә кече урман патруле комплекслары өчен сатып алынган. Контракт суммасы 6,7 миллион сум тәшкил итте. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Моннан тыш, ведомство тарафыннан аукционнар үткәрелгән һәм быел тагын 7 берәмлек техника: янгын цистерналары, тулы приводлы шассидагы йөк автомобильләре, 45 миллион сумга якын мотовездеходлар (квадроцикллар) алу өчен контрактлар төзелгән. Быел республикага урманнарда янгын сүндерү техникасын сатып алуга барлыгы 52,7 миллион сум бүлеп бирелгән.

2022 елда бу максатларга бүлеп бирелгән федераль акчалар күләме 22,7 миллион сум тәшкил иткән иде.

“Экология” гомумдәүләт федераль проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 


Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: