Барлык яңалыклар

Медиаиҗат нәрсә ул?

Дүртөйле районының “Медиашанс” телестудиясендә шөгыльләнүчеләр моны яхшы белә.

Медиаиҗат нәрсә ул?
Медиаиҗат нәрсә ул?

Әлеге телестудия районның Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге карамагында эшләп килә. Динара САФОНОВА җитәкчелегендә “Медиашанс”та шөгыльләнүчеләр “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян” дип аталган роликлары белән республика конкурсының “Иң яхшы социаль реклама” номинациясендә җиңеп чыктылар.

Русиядә игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы”на багышланган конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелде. Яшь корреспондентлар Шулай ук “Иң яхшы яңалыклар ролигы”, “Балалар өчен танып-белү ролигы” һәм “Тик-Ток” номинациясендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. “Тик-Ток” социаль челтәре стилендәге “Мин кадр артында” дип аталган видеороликлары белән алар 14-18 яшьлекләр арасында II урынга лаек булдылар, ә 7-13 яшьлекләр категориясендә “Мини-интервью” ролигы белән III урын яуладылар.

Конкурста республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 250дән артык укучы катнашты. Жюри эшендә Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләренең өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүче педагоглар, республика телевидениесенең режиссерлары һәм алып баручылары катнашты. Хәзер җиңүчеләрне Стәрлетамак шәһәрендәге медиаиҗат фестивале көтә.

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/420240#scroll

Медиаиҗат нәрсә ул?
Медиаиҗат нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: