Барлык яңалыклар

«Terra Bashkiria» тәкъдим итә

Башкортстанда да менә дигән ял итеп була.

«Terra Bashkiria» тәкъдим итә
«Terra Bashkiria» тәкъдим итә

Уфаның "Арт-квадрат" мәйданчыгында "Terra Bashkiria. Туристлык сезоны-2023" дигән чара узды. Анда республикада ял урыннарын, ял итү мөмкинлекләрен барладылар. 

Фестиваль "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты буенча узды. Бу хакта Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы хәбәр итә.

Чараны ачканда БР Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов:  "Бүген Уфада яңа туристлык сезонына старт бирелде. Туроператорлар, ивент-индустрия вәкилләре безнең төбәкнең туристлар өчен кызыклы булуын күрсәтү өчен берләште.  «Terra Bashkiria» фестивале туриндустрия вәкилләренә Башкортстанны  яхшырак белергә һәм яңа турсезонда ял итү өчен тәкъдимнәр пакетларын формалаштырырга ярдәм итәчәк», -- дип сөйләде.

Чарада «Торатау» һәм «Янган-тау» геопарклары, Башкортстанның  туроператорлык компаниясе һәм башка оешмалар катнашты, алар киләсе җәйге сезонга кызыклы туристик проектлар һәм маршрутлар тәкъдим иттеләр.

Фото: terrabashkiria.ru.

«Terra Bashkiria» тәкъдим итә
«Terra Bashkiria» тәкъдим итә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: