Барлык яңалыклар

Төрембәт авылы халкы нәрсәгә сөенә?

Төрембәт авылында фельдшер-акушерлык пунктының ачылачак.

Төрембәт авылы халкы нәрсәгә сөенә?
Төрембәт авылы халкы нәрсәгә сөенә?

Авыргазы районының Төрембәт авылында фельдшер-акушерлык пунктының иске бинасы урынына яңа модульле ФАП урнаштырылачак. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Республиканың бу районында яңа ФАПның барлыкка килүе “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт проектының беренчел медицина-санитар ярдәмен үстерү программасы ярдәмендә мөмкин булды. Хәзер җирле халыкның актив ярдәме һәм Төрембәт авыл советы хакимияте катнашлыгһында иске бинаны сүтү һәм территорияне төзелеш өчен әзерләү буенча эшләр алып барыла. Якын арада ФАП төзелешенең беренче этабы башланачак. Нигезнең баганалы конструкциясен урнаштыру планлаштырыла.

– Бу инде соңгы елларда безнең районда төзелә торган алтынчы модульле ФАП. Яңа бина индивидуаль җылыту һәм су белән тәэмин ителәчәк. Аны авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырачаклар.

 


ФАП өлкәннәр һәм балаларга – барлыгы 424 кешегә хезмәт күрсәтәчәк», – дип белдерде Толбазы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Роберт Иштуков.

2023 елда Башкортстанда 75 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу планлаштырыла. “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 


Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: