Барлык яңалыклар

Ибрай авылы мәдәни үзәккә әверелә!

Кыйгы районының Ибрай авылы халкы яңартылган мәдәният йортына ия булды.

Ибрай авылы мәдәни үзәккә әверелә!
Ибрай авылы мәдәни үзәккә әверелә!

Кыйгы районының Ибрай авылына бәхет берьюлы ике тапкыр елмайды. 2022 елда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Ибрай мәдәният йортына 18 миллион 311 мең 520 сумга капиталь ремонт ясалды: бинаның фасады яңартылды, ихатасы төзекләндерелде, түбәсе, тәрәзә һәм ишек уемнары, инженерлык коммуникацияләре алыштырылды, санитар үзәкләр яңа җиһаз алды, электр монтажы һәм яктырту эшләре башкарылды, эчке бүлмәләргә, шул исәптән тамашачылар залына да комплекслы ремонт ясалды.

2023 елда авыл «Кече Ватан мәдәнияте» проекты буенча матди техник базаны үстерү һәм ныгыту өчен 6 миллион 310 мең сум күләмендә субсидия алды. Бу суммага оргтехника, тавыш җиһазлары, мебель һ.б. сатып алыначак. Шулай ук, өстәмә рәвештә, “Урындагы мәдәният йорты” проекты кысаларында районның мәдәният учреждениеләре өчен 2 миллион 400 мең сум акча бүленәчәк. Шуның исәбенә Абзай, Вәкыяр, Дүшәнбәк, Кандак авыл клубларының матди-техник базасы ныгытылачак.

Чыганак: Башкортстанның Кыйгы районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/419333#scroll

Ибрай авылы мәдәни үзәккә әверелә!
Ибрай авылы мәдәни үзәккә әверелә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: