Барлык яңалыклар

Демография яхшырсын өчен

Балалар тусын өчен барлык шартлар да бар.

Демография яхшырсын өчен
Демография яхшырсын өчен

Сибай бала тудыру йортында “Сәламәтлек саклау” дип аталучы гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер әниләр һәм сабыйлар бала тудырганнан соң яңартылган палаталарга урнаштырылачак, ә бала тудыру йорты бүлмәләре җылырак һәм уңайлырак булачак.

Сибайда бала тудырудан соң дәвалану бүлекчәсе 18 урынга исәпләнгән. Төзекләндерү вакытында биредә идәннәр, ишек һәм тәрәзә блоклары, коммуникацияләр алыштырылган, шулай ук түшәмнәр һәм диварлар яңартылган. Моннан тыш, хастаханә палаталары үзгәртеп корылган. Яңа душ, ә палаталарда санузеллар урнаштырылган. Моннан тыш, бала тудыру бүлегендә хәзер күкрәк сөтен җыю һәм пастеризацияләү, сөт катнашмалары әзерләү өчен сөт бүлмәсе бар.

Сибайда бала тудыру йорты 1953 елда ачылган һәм бүген шәһәрнең сәламәтлек саклау структурасында иң борынгыларның берсе булып тора, ул хатын-кызларга югары квалификацияле акушер-гинекологик ярдәм күрсәтә.

Хәбәр иткәнебезчә, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

 

Фото: arbuztoday.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: