“Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” төбәк программасы кысаларында Кушнаренко районы үзәгендә кызларның мәктәп командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.
Ярышларда Шәрип авылы мәктәбе, Кушнаренко балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, шундагы гимназия һәм 1 нче мәктәп командалары катнашты. Кызу ярышларда Кушнаренконың 1 нче мәктәбе командасы җиңеп чыкты. Икенче урында Кушнаренко гимназиясе кызлары командасы, өченче урында Кушнаренконың балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе. Дүртенче урын – Шәрип мәктәбенең яшь волейболчыларында.
Чыганак: Башкортстанның Кушнаренко районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/418074#scroll