+17 °С
Болытлы
Зианчура районының Тазлар авылы мәктәбендә 9-11 сыйныф укучыларына табигатьне саклауның мөһимлеге турында сөйләгәннәр. Бу хакта Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара «Экология» илкүләм проекты кысаларында узган.
Сибай территориаль комитетының баш белгеч-эксперты Хөрмәт Исмәгыйлев планетабызны чисталыкта һәм тәртиптә саклау, калдыкларны дөрес бүлү һәм чүп-чарны аерым җыю кирәклеге турында сөйләгән. Әңгәмә барышында шулай ук экологик проблемаларга каршы көрәш ысуллары турында да сүз булды.