Республиканың барлык хастаханәләренә гомуми бәясе 67 миллион сумнан артык булган 16 наркоз-сулыш аппараты тапшырылган. Техника анестезия, вентиляция һәм пациентның тормыш параметрларын күзәтү өчен эшләнгән. Шундый аппаратларның берсен Талбазы үзәк район хастаханәсе алды. 4,2 миллион сумлык наркоз аппараты теләсә нинди яшьтәге пациентлар өчен каралган. Бу сулыш алган анестезияне кислород, азот оксиды һәм сыек анестезик парлар белән үзгәртү мөмкинлеге булган заманча, компакт җайланмадан гыйбарәт.
“Сәламәтлек саклау” дип аталучы гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.