

Русия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте беренче машиналар 2023 елның августында ук йөри башларга тиеш, дип хәбәр итте. Яңа юл үткәргечнең гомуми озынлыгы 106 метр, ә автомобиль юллары — 1,85 километр. Ике объект та дүрт хәрәкәт полосасы өчен эшләнгән — һәр якка икешәр.
Объект “Имин сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты буенча төзелә. Төзү-монтаж эшләренә 2021 елның июнендә керештеләр. Төзелешнең бәясе 1,38 миллиард сум дип бәяләнә.
Яңа юлүткәргечне төзү өчен заманча техника, шул исәптән SANY маркалы 260 тонна йөк күтәрү сәләтенә ия кран эшли. Бүгенге көндә төзелеш мәйданында көн саен 30 кеше һәм 25 берәмлек техника эш башкара.
“Имин сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.
Фото: Bashinform.ru