Уфада “Нюрнберг” башлана

Фильм СССРның икенче бөтендөнья сугышы елларында фашизмны тар-мар итүгә керткән өлеше турында тарихи мәгълүмат белән дә мөһим.

Уфада “Нюрнберг” башланаУфада “Нюрнберг” башлана
Уфада “Нюрнберг” башлана

Агымдагы елның 23 февралендә ил кинотеатрларында Русиянең тарих җәмгыяте ярдәме белән төшерелгән “Нюрнберг” нәфис картинасының премьерасы булды. 2 марттан яңа фильм Уфада, “Родина” кинотеатрында күрсәтеләчәк. “Нюрнберг” кинокартинасы – 1945-1946 еллардагы халыкара хәрби трибунал турында.

 Фильм СССРның икенче бөтендөнья сугышы елларында фашизмны тар-мар итүгә керткән өлеше турында тарихи мәгълүмат белән дә мөһим.

Кинога төшү Прага, Калининград, Калуга, Мәскәүдә узды. Фильм өстендә Русия, Чехия, Германия, АКШ, Сербия, Грузия, Даниядән халыкара команда эшләде.

Фильмның режиссеры Николай Лебедев. Ул үзенең “Экипаж”, “Легенда 17” фильмнары белән тамашачыларга таныш.

 

Фото: rewizor.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас