Интернет хәвефсез булсын өчен

Интернетта да хәвефсезлек кагыйдәләре бар һәм аларны өйрәнергә кирәк.

Интернет хәвефсез булсын өченИнтернет хәвефсез булсын өчен
Интернет хәвефсез булсын өчен

"Санлы икътисад" оешмасы Русиянең Мәгариф һәм санлы үсеш, элемтә, коммуникацияцияләр министрлыклары ярдәмендә "Санлы ликбез" исемле Бөтенрусия мәгърифәтчелек проектының яңа сезонын башлап җибәрде. Проект интерактив форматта бара һәм укучыларны Интернетта хәвефсезлек кагыйдәләренә өйрәтә.

“Әлеге проект бик кызыклы, Башкортстан министрлыгы аны мәктәпләрдә дә өйрәнергә тәкъдим итә. Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында мәгълүмат бик аңлаешлы һәм гади бирелә”, – ди Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.

Проект 12 яшьтән өлкән үсмерләргә тәгаенләнгән.

Әлеге проект "Санлы икътисад" гомумдәүләт программасы кысаларында эшли башлады.

Фото: Freepik.

Интернет хәвефсез булсын өчен
Интернет хәвефсез булсын өчен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас