

Узган ел Башкортстан аграрийлары өчен югары казанышлар елы булды. Республика игенчеләре бөртекле һәм майлы культуралардан рекордлы уңыш җыеп алды, аерым алганда, 5 миллион тоннадан артык ашлык суктырылды, 560 мең тоннадан артык майлы культуралар җыелды. Башкортстанның Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, бу – яңа технологияләр куллану һәм техник паркны яңарту нәтиҗәсе һәм әлеге өлкәләрдәге эш алга таба да дәвам итәчәк.
– Бүгенге көндә аграр бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим. Уңышны саклап калу өчен заманча элеваторлар, киптерү корылмалары кирәк. Шул максаттан чыгып, Уфада ашлык киптерү җайланмалары һәм элеваторлары җитештерү буенча "Амкодор" белорус компаниясенең заводын төзи башлыйбыз. Яңа элеваторлар китерү һәм төзү буенча башка инвесторлар белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка чыгаруны тагы да арттырачакбыз. 2022 ел йомгаклары буенча без чит илләргә400 мең тоннадан артык төрле продукция озаттык. Моның өчен 290 миллион доллардан артык акча алдык. Өч ел эчендә бу күрсәткеч 2,5 тапкырга артты. Башкортстанның авыл хуҗалыгы продукциясе Русиягә дустанә Иран, Төркия, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Белоруссия һәм башка дәүләтләргә озатыла, – дип билгеләде Илшат Фәйзрахманов.
Әлеге эш “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Чыганак: Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы, https://contenta.info/press_releases/410068#scroll
Фото: http://klubmama.ru