Сибай заманча аппаратлы булды

Нәтиҗәдә югары технологияле тикшеренүләрне көтү вакыты кыскарачак.

Сибай заманча аппаратлы булдыСибай заманча аппаратлы булды
Сибай заманча аппаратлы булды

Сибай хастаханәсе “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә 100 миллион сумлык заманча магнит-резонанс томографы алды. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Безнең хастаханәдә МРТ кабинеты беренче тапкыр ачылды. Яңа аппаратта тикшеренүләр бушлай, дәвалаучы табиб кушуы буенча башкарыла. МРТ биредә яшәүчеләр өчен диагностик медицина хезмәтләре спектры киңәячәк, шулай ук югары технологияле тикшеренүләрне көтү вакыты кыскарачак, – дип белдерде Сибай хастаханәсе баш табибы Радик Нәдергулов.

Магнит-резонанс томографиясе төрле авыруларны диагностикалау ысулы, ул умыртка баганасы һәм баш мие, корсак куышлыгы, умыртка сөяге һәм буыннар авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас