

Бәйге Иглин районы үзәгенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә оештырылды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланды һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Патриотик тәрбия” федераль проекты кысаларында узды.
Ярышта биш команда катнашты. Иглин авылының 2 нче, 5 нче мәктәпләре, Минзитәр урта мәктәбе, Карамалы һәм Балтик авылы мәктәпләре җитезлектә һәм физик әзерлектә көч сынашты. Һәр команда ярышларга әзерлек турында рапорт тапшырды, хәрби адым белән атлап күрсәтте һәм хәрби җыр башкарды. Конкурс программасына күптөрле ярышлар кергән иде. Егетләр гомуми физик әзерлекне сынау өчен 16 төрдән торган күнегүләр комплексы аша узды, Калашников автоматын сүтеп-җыйды, противогаз киеп-салды, турниктан тартылды, электрон коралдан атты, аркан тартты. Һәр этапны судьялар күзәтте.
Программаның нәтиҗәләре буенча Иглин авылының 2 нче мәктәбе җиңүче дип танылды. Икенче урында – Иглин авылының 5 нче мәктәбе командасы, өченче урында – Карамалы авылы егетләре. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Чыганак: Башкортстанның Иглин районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/410508#scroll