Бүздәк районында яңа ФАП

Никольск авылында яшәүчеләр өчен сөенечле вакыйга.

Бүздәк районында яңа ФАПБүздәк районында яңа ФАП
Бүздәк районында яңа ФАП

Бүздәк районында "Сәламәтлекне саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча төзелгән бишенче медицина учреждениесе инде бу.

ФАП заманча медицина ярдәме күрсәтү стандартлары буенча җиһазланган. Бинада фельдшер кабинеты, күзәтү, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, персонал бүлмәсе, медикаментларны һәм чисталык инвентарен саклау өчен аерым бүлмәләр дә бар.

Никольск ФАПы 265 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 67се – балалар.

Ачылу тантанасында республиканың Сәламәтлек саклау министры Рәхматуллин Айрат Рәзиф улы катнашкан.

Фото: Бүздәк районы администрациясенең ВК социаль челтәрендәге рәсми бите.

Бүздәк районында яңа ФАП
Бүздәк районында яңа ФАП
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас