Башкортстанда органнар күчерү операцияләре күбәя

Башкортстанда барлыгы 24 меңнән артык пациентка югары технологияле операцияләр ясалган.

Башкортстанда органнар күчерү операцияләре күбәяБашкортстанда органнар күчерү операцияләре күбәя
Башкортстанда органнар күчерү операцияләре күбәя

Бер ел эчендә Башкортстанда органнарны трансплантацияләү буенча 54 операция ясаганнар. 2022 елда республика кардиоүзәге хирурглары йөрәкне күчереп утырту буенча биш операция үткәргәннәр, агымдагы елда да шул кадәр үк операция ясау планлаштырыла.

Башкортстанда барлыгы 24 меңнән артык пациентка югары технологияле операцияләр ясалган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итә. Аның сүзләренчә, республикада катлаулы операцияләрне көтү вакыты сизелерлек кимегән. Шул ук вакытта башка уңай тенденцияләр дә күренә.

– Узган ел безнең өчен демографик күрсәткечләрнең уңай тенденцияләре белән тарихта калды. Гомуми һәм сабый үлеме күрсәткечләре сизелерлек кимеде. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт  проекты кысаларында без зур сумма – 8 миллиард сумга якын акча алдык. Акчаларны беренчел звеноны модернизацияләүгә, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына каршы көрәшкә юнәлттеләр. Без ФАПлар төзедек, медицина учреждениеләрен ремонтладык, җиһазлар, медицина автомобильләре сатып алдык, – дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры.

Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас