

Илеш районы Ашман авылында урнашкан “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагере ел әйләнәсе балалар сәламәтләндерү лагере булачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында “Орленок”та узган төзекләндерү эшләре белән танышты.
– Аның кысаларында корпуслар яңартылды, заманча спорт мәйданчыгы булдырылды һәм матди-техник база ныгытылды. Моннан тыш, йөзү бассейнын тулысынча яңарттылар, балаларның уңайлырак ял итүе өчен 216 урынлы йокы корпусын файдалануга тапшырдылар. Анда ел әйләнәсендә яшәргә була. Территория төзекләндерелде, – дип белдерде бу хакта Илеш районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм тороак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Тимур Рамазанов.
Бу максатларга барлыгы 153,6 миллион сум акча юнәлдерелгән, шуларның 139 миллион сумы “Башнефть” иганәләре акчасына һәм 14 миллион сумга якыны – республика казнасыннан.
Директор сүзләренчә, лагерьда төрле юнәлештәге тематик сменалар каралган, шул исәптән физкультура-спорт, интеллектуаль, сәнгать, музыкаль, хәрби-патриотик. Дәресләр уздыру өчен төбәк мәктәпләренең һәм югары уку йортларының, шулай ук “Аврора” талантларны үстерү үзәгенең әйдәп баручы укытучыларын җәлеп ителә. Биредә шулай ук укучыларны олимпиадаларда катнашырга әзерлиләр, инглиз телен өйрәтәләр. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ял итүе өчен дә мөмкинлекләр тудырылган.
Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча башкарыла.
Фото: Bashinform.ru