

2019 елдан Башкортстан “Чиста су” федераль проектында катнаша, бу вакыт эчендә су белән тәэмин итүче сигез объект төзелгән, шуларның 4се узган ел файдалануга тапшырылган. Бу хакта Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Апрель аенда Стәрлетамакта “Чиста су” төбәк программасы кысаларында тәүлегенә 60 мең кубометр су сыйдырышлы яңа мембрана тибындагы су чистарту станциясе эшли башлады. Уфа районында 46 чакрым озынлыктагы су алгыч (җиде скважина) һәм алты торак пунктны – барлыгы 10 меңнән артык кешене тәэмин итүче суүткәргеч (җиде скважина) төзеделәр. Бу комплекста шулай ук ике суүткәргеч, 2 нче күтәрү насос станциясе (кулланучыларга сусаклагычтан чистартылган су бирә) һәм су әзерләү һәм чистарту станциясе бар.
2023 елда 10 районда су белән тәэмин итү объектлары төзелеше дәвам итәчәк. 2024 ел ахырына, “Чиста су” программасы максатлары буенча, республика халкының 92 проценты үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителергә тиеш. Әлеге программа Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.
Фото: bpm2b.com