Октябрьскийда – чаңгы ярышлары

Бу ялларда шәһәрнең “Спартак” спорт-сәламәтлек саклау комплексында “Лыжня России – 2023” бәйгесе узды.

Октябрьскийда – чаңгы ярышларыОктябрьскийда – чаңгы ярышлары
Октябрьскийда – чаңгы ярышлары

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган бу чарада халык күпләп катнашты. Арада иң өлкәне 90 яшьлек Геннадий Михайлович Добрин булды. Ул 3 чакрым ара үтте. Иң яшь катнашучыларга исә 5-6 гына яшь иде. “Лыжня России” 1982 елдан бирле үткәрелеп килә һәм катнашучылар саны буенча иң масштаблы кышкы спорт чарасы булып тора. Октябрьскийда исә “Лыжня России” 2005 елдан бирле уздырыла.

Төрле яшьтәге һәм төрле дәрәҗәдә әзерлекле спортчылар аерым дистанцияләрдә ярышты. Финишта алар барысы да “Лыжня России – 2023”башлыкларын алды. Спорт дистанцияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар” медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Фото: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте, https://contenta.info/press_releases/402606#scroll

Октябрьскийда – чаңгы ярышлары
Октябрьскийда – чаңгы ярышлары
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас