

2022 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан кече һәм урта бизнеска финанс ярдәме буенча топ-3 төбәккә кергән, бу хакта Русия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Тулаем алганда, ил буенча кече һәм урта бизнес узган ел 812,5 миллиард сум ташламалы кредитлар алган. Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт ярдәменнән 44 меңнән артык эшкуар файдаланган.
2022 елгы кече һәм урта бизнеска финанс ярдәмен арттыру буенча лидер төбәкләр исемлеген Краснодар крае җитәкли. Төбәк аның күләмен 2021 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга – 31,8 миллиард сумга кадәр арттырган. Икенче урынны Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсе ике тапкыр – 139,4 миллиард һәм 22,2 миллиард сум белән бүлешәләр. Башкортстан өченче урынны алып тора, анда бер елда финанс ярдәме күләме 1,9 тапкырга арткан һәм 21,1 миллиард сумга җиткән.
Фото: catherineasquithgallery.com