

Чара “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында оештырылды. Кәшкәләү авыл советының мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре төрле эчемлекләргә, сутларга, кофе һәм чәйгә багышланган кичә уздырды.
“Аек авыл” конкурсы “Демография” гомумдәүләт проектының “Җәмгыять сәламәтлеген ныгыту” төбәк проекты кысаларында, авыл халкына сәламәт яшәү рәвеше традицияләрен сеңдерү, алкоголь продукциясен куллануны киметү, эчкечелектән үлүчеләр санын азайту максатыннан үткәрелә. Фестивальдә һәм конкурста катнашучылар инде күптән хәмердән башка да күңел ачарга өйрәнделәр. Төп бурыч – халыкның сәламәт яшәү рәвеше.
Чыганак: Башкортстанның Борай районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/401715#scroll