

Уфаның “Затон-Восточный” микрорайонының 23нче кварталында 1225 урынлы мәктәп төзелеше дәвам итә. Башкала мэриясенең оператив мәгълүматлары буенча, А, Б, В, Г мәктәп блокларында диварларны һәм бүлекчәләрне кирпеч белән салу эшләре бара, Д блогының түбәсен, бер үк вакытта инженерлык коммуникацияләре ясала. Бу Башкортстандагы иң зур мәктәпләрнең берсе булачак, ул 2022 елның мартында төзелә башлаган. Гомуми мәйданы 18,3 мең квадрат метрдан артык. Әлеге масштаблы төзелеш “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә алып барыла.
2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның план чорына федераль бюджет проектына Уфада шәһәрнең 450 еллыгына әзерлек кысаларында төзеләчәк өч зур социаль әһәмияткә ия объектны финанслау кертелгән. Сүз, аерым алганда, Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге, 1225 урынга исәпләнгән Затон-Восточный торак районында мәктәп, шулай ук республика башкаласының Октябрь районында Халыкара спорт көрәше үзәге турында бара. Исегезгә төшерәбез, “Мәгариф” һәм “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектлары Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.
Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте фотосы.