

2023 һәм 2024 елларда Башкортстанның җиде районында ГТО тапшыру өчен кече спорт мәйданчыклары ачылачак. Бу хакта Башкортстанның Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Авыл халкы “Демография” гомумдәүләт проекты, “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булачак. Хәзерге вакытта Авыргазы, Бөре, Дәүләкән, Зилаер, Мәчетле, Мишкә һәм Уфа районнарында мондый спорт мәйданчыклары ачылган да инде.
Башкортстанда авыл халкының актив яшәү рәвеше өчен юнәлдерелгән проект 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Мондый мәйданчыклар булдыру өчен спорт-технология җиһазлары сатып алуга һәм китерүгә субсидияләр бирелә. Беренче елда 24 муниципалитет өчен җиһазлар сатып алынган, 2020 елда – 13, 2021 елда – биш район өчен. Шулай итеп, мәйданчыклар Башкортстанның 49 районында һәм шәһәрендә урнаштырылган.
Фото Башкортстан Спорт министрлыгының телеграм-каналыннан алынды.