Барлык яңалыклар

Онкологик операцияләр... скальпельсез ясала

Октябрьский шәһәренең 1нче хастаханәсендә металл скальпельне ультратавыш скальпеле алыштырды.

Онкологик операцияләр... скальпельсез ясала
Онкологик операцияләр... скальпельсез ясала

Металл скальпель тарихта кала. Аңа алмашка ультратавыш скальпеле килә. Онкологик операцияләрне тәнне ярып ясау – Октябрьский хастаханәләре өчен кичәге көн. Бүген хирурглар кулында операция ясаучы белгечләр хезмәтен җиңеләйтеп, пациентларны тизрәк савыктыра торган югары технологияле комплекс бар. Мондый комплексны 1 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең абдоминаль онкология бүлеге алган.

Циркуль степлеры ярдәмендә табиб эчке хирургик яраны якынча биш минут эчендә тегә. Ике дистә ел элек моңа якынча 30 минут киткән.

– Процедура пациентның җәрәхәтләрен киметә, операциядән соң тишек урын күпкә тизрәк бөтәя, ә беркадәр вакыттан соң ул пациентның тиресендә хәтта эзе дә калмый, – дип сөйли абдоминаль онкология бүлеге мөдире Таһир Ишморатов.

Яңа җиһазларда эшләргә ике хирург: Таһир Ишморатов һәм Азат Заһидуллин укыганнар. Яңа техниканың уңайлыкларын алар узган елның декабрендә, ике пациентка операция ясап, бәяләгәннәр. Хәзер инде авыру октябрьскийлыларга операция ясатыр өчен Уфага барып йөрергә туры килмәячәк.

Әлеге эш Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Онкологик авыруларга каршы көрәш” программасына керә. Ул исә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына карый. Проект буенча, 2024 елга онкологик авырулардан үлемнәр саны 100 мең кешегә 185 очракка кадәр кимергә тиеш. Шушы максатка, 2019 елдан башлап 1 миллиард сум чамасы акча бүленгән. Бу бөтен гомумдәүләт проектының 63 процентын тәшкил итә.

Чыганак: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте; https://contenta.info/press_releases/397754#scroll

Онкологик операцияләр... скальпельсез ясала
Онкологик операцияләр... скальпельсез ясала
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: