Барлык яңалыклар

1 февральдән пособиеләр суммасы артты

Күпмегәме? 11,9 процентка!

1 февральдән пособиеләр суммасы артты
1 февральдән пособиеләр суммасы артты

Русия социаль фонды аларны узган ел инфляция дәрәҗәсе буенча 11,9%ка арттырган. Социаль түләүләрне индексацияләүгә 150 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.

Инденсацияләнгән иң мөһим пособиеләр арасында балалары булган гаиләләргә түләү, ана капиталы, инвалидларга һәм ветераннарга түләүләр бар.

Мәсәлән, 2023 елда беренче балага ана капиталы күләме 587 мең сумга кадәр арткан. Ана капиталы күләме ике бала да 2020 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән очракларда 775 628 сум булачак. Беренче балага капитал алган, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган гаиләләр өчен дәүләт ярдәме күләме 188 682 сумга кадәр арткан.

Айлык акчалата түләү шулай ук 11,9 процентка артты. Башкортстанда аны 290 мең кеше ала – бу инвалидлар, ветераннар, Советлар Союзы һәм Русия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Русиянең Хезмәт Геройлары, шулай ук техноген һәлакәтләр аркасында радиация йогынтысына дучар булган кешеләр.

ЕДВ составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1 469,74 сумга кадәр арткан.

Бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие 26 345, 39 сумга кадәр арткан. Ә эшләмәүчеләр өчен 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие һәм эшләүчеләр өчен әлеге пособиенең минималь күләме 9 880,19 сум тәшкил иткән.

"Башкортстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге түләүләрне индексацияләү буенча барлык чараларны да тиешле срокларда үткәрде. Республика халкы тиешле пособиеләр һәм түләүләрне элекке даталарда ала башлаячак. Социаль фонд Пенсия фонды һәм Социаль страховкалау фондының барлык бурычларын һәм функцияләрен тулысынча үти", - дип ассызыклады Социаль фонд булеге идарәчесе урынбасары Фәнил Вахитов.

Русия Президенты билгеләп үткәнчә, минималь хезмәт хакын һәм реаль керемнәр дәрәҗәсенә йогынты ясый торган башка күрсәткечләрне индексацияләү алгарыш темплары белән барырга һәм инфляциядән югарырак булырга тиеш. Владимир Путин сүзләренчә, кешеләрнең реаль хезмәт хакларын арттыру һәм хәерчелекне киметү Русия хакимиятенең өстенлекле юнәлешләре арасында тора.

Фото: gorodrabot.ru

1 февральдән пособиеләр суммасы артты
1 февральдән пособиеләр суммасы артты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: