

2022 елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларны гамәлгә ашыруга 48,5 миллиард сум акча бүленгән. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими координацион киңәшмә утырышында хәбәр итте.
Утырыштагы фикер алышуның төп темасы республика һәм федераль проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы тору чаралары булган.
– Без республикада гамәлгә ашырыла торган барлык 58 төбәк проекты буенча планлаштырылган күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итәбез. 2022 елда аларга 48,5 миллиард сум җибәрелгән. Шуңа күрә бу өлкәдә хокук бозуларга юл куймау өчен нәтиҗәле чаралар күрү бик мөһим, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Ул акчаларның 39 миллиард сумга якыны федераль бюджеттан җәлеп ителгән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкыр артык.
Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.
Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.