Аблайда декоратив-гамәли күргәзмә

Күргәзмәгә матур-матур кул эшләре куелган.

Аблайда декоратив-гамәли күргәзмәАблайда декоратив-гамәли күргәзмә
Аблайда декоратив-гамәли күргәзмә

Чакмагыш районының Аблай авыл мәдәният йортында «Кулларыгыз безнең өчен алтын шедеврлар тудыра» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган. Ул «Мәдәни мохит» илкүләм проекты кысаларында уза. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә.

Күргәзмәдә бәйләгән уенчыклар, чуар келәмнәр, бияләйләр, бүрекләр, картиналар, җепләр белән чиккән картиналар, төрле бизәнү әйберләре,  канзаши, оригами һәм башка ысуллар белән ясалган әйберләрне күрергә мөмкин булган. Нәкъ менә кул эше әйберләре үзләрендә күңел җылысы, мәхәббәт һәм табигать матурлыгын саклый, ди аны оештыручылар. 

 

Аблайда декоратив-гамәли күргәзмә
Аблайда декоратив-гамәли күргәзмә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас