Барлык яңалыклар

Күгәрченнәр сәламәт булсын өчен

Башкортстанның бер районында берьюлы ике ФАП ачылды.

Күгәрченнәр сәламәт булсын өчен
Күгәрченнәр сәламәт булсын өчен

Башкортстанның Күгәрчен районы Волостновка авылында һәм Багдаш авылында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының беренчел буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә берьюлы ике модульле ФАП эшли башлады. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка килү әлеге торак пунктларда медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен арттырачак, диспансерлаштыру һәм профосмотрлар уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Ике ФАП та медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча стандартлары буенча җиһазландырылган. Аларның һәрберсендә процедура һәм күзәтү кабинетлары, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар саклау урыннары бар.

– Берьюлы ике ФАП ачу – районыбызның сәламәтлек саклау үсешендә яңа, әһәмиятле этап. Бу бик күп кешеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе», — дип белдерде район үзәк хастаханәсе баш табибы Наил Абдуллин.

 


Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: