Берюлы ике ФАП

Стәрлебаш районында берьюлы ике ФАП ачылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Берюлы ике ФАПБерюлы ике ФАП
Берюлы ике ФАП

Стәрлебаш районының Мортаза  һәм Тәтербаш авылларында  фельдшер-акушерлык пунктлары  ачылган. Бу күңелле хәл  "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында тормышка ашкан.

Элек Тәтербаш ФАПы 84,5 кв.м мәйданлы  авария хәлендәге кирпеч бинада урнашкан булган, аңа озак еллар капиталь ремонт ясалмаган. Мортаза ФАП да авария хәлендә булган.

Илкүләм проект ярдәмендә алар урынында яңа модульле конструкцияләр барлыкка килде. Тәтербаштагы ФАП 235 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, Мортаза ФАПына -- 199 кеше карый.

Ике фельдшер-акушерлык пункты да заманча медицина ярдәме күрсәтү стандартлары буенча җиһазландырылган. Һәрберсендә фельдшер кабинеты, күзәтү, процедура, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм җыештыру инвентарьларын саклау урыннары бар.

Берюлы ике ФАП
Берюлы ике ФАП
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас