"Минем бизнес" марафоны

Башкортстанда беренче тапкыр "Минем бизнес" бизнес-марафоны узачак.

"Минем бизнес" марафоны"Минем бизнес" марафоны
"Минем бизнес" марафоны

Ул  "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Чара февральгә планлаштырылган. Бу хакта  Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы хәбәр итә. 

"Без даими рәвештә эшкуарларга ярдәм итү чаралары санын күбәйтәбез. Бушлай тренинглар, консультацияләр, уеннар уздырабыз. "Минем бизнес" бизнес-марафоны -- катнашучыларга актуаль белемнәр алу гына түгел, эшлекле танышлар даирәсен дә киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк яңа укыту программасы", -- ди Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Марафонда эшмәкәрләр бизнес-план төзү буенча практикум узачаклар, бизнеска дәүләт ярдәме чаралары буенча консультацияләр алачаклар.

Дәресләр тәмамлангач, катнашучыларга яңа күнекмәләрне үзләштерүне раслаучы сертификатлар биреләчәк.

Фото: rawpixel, Freepik.

"Минем бизнес" марафоны
"Минем бизнес" марафоны
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас