Барлык яңалыклар

Ял итү уңайлыклары

Уңайлы шәһәрләр рейтингына Башкортстаннан 14 шәһәре кергән.

Ял итү уңайлыклары
Ял итү уңайлыклары

Башкортстанның  парклары “уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы” ярдәмендә “икенче сулышын” ала. Бу –төзекләндерелгән яр буйлары, парклар, скверлар һәм ял итү мәйданнары. Аларда  халык рәхәтләнеп ял итә ала.

Русиянең Төзелеш министрлыгының рәсми мәгълүматлары буенча, уңайлы шәһәрләр рейтингына Башкортстанның халык өчен иң уңайлы дип табылган 14 шәһәре кергән. Алар арасында миллионлы шәһәрләр арасында алтынчы урынны алган Уфа, шулай ук, Туймазы, Дүртөйле, Агыйдел, Баймак, Стәрлетамак, Бәләбәй, Ишембай, Яңавыл, Сибай, Октябрьский, Бөре, Мәләвез һәм Салават шәһәрләре бар.
Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль проект Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Фото: smartik.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: