Барлык яңалыклар

Ярмәкәйдә – гаилә паркы

Парк быел да яңа объектлар белән шатландырырга тиеш.

Ярмәкәйдә – гаилә паркы
Ярмәкәйдә – гаилә паркы

Ярмәкәй районы халкы һәм аның кунаклары Мәдәният сарае һәм яңа мәчет арасында урнашкан «Дуслык» мәдәният һәм ял паркының уңайлы якларын инде бәяләп өлгерделәр. Аны төзекләндерү 2017 елдан башлана, ул вакытта урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы кысаларында биредә велосипед юлы төзелә. Ә 2019 елдан «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә монда күләмле төзекләндерү эшләре башланды.

Башта биредә балалар уен мәйданчыгы барлыкка килә, эскәмияләр һәм чүп савытлары куела, койма алыштырыла, асфальт-бетон юллар салына. 2020 елда өч күпер ясалып, аның буенча георәшәткәләр урнаштырыла. Шулай ук биш метрлы фонтан, балалар һәм спорт мәйданчыклары, перголлар (агачтан ясалган күзәтү мәйданчыклары) монтажлана, беседкалар белән өч мангал зонасы төзелә. 2021 елда паркта балалар өчен уен комплекслары барлыкка килде, шулай ук велосипедларда йөрү, түшәлгән юллар һәм резина өслекле уен мәйданчыклары пәйда була. Территория тигезләгәнеп, заманча яктырту һәм видеокүзәтү системалары урнаштырыла.

Узган елны монда спорт мәйданчыгы, балалар автошәһәрчеге, хоккей һәм футбол өчен универсаль мәйданчык файдалануга тапшырыла. Парк төрле буын вәкилләре өчен яраткан ял урынына әверелә. Монда балаларны һәм яшүсмерләрне, коляскалы әниләрне, спортчыларны һәм скандинав таяклары белән йөрүче өлкән яшьтәгеләрне, яшь парларны һәм дустанә компанияләрне очратырга мөмкин.

Парк быел да яңа объектлар белән шатландырырга тиеш. Кышын пластик бортлы хоккей тартмасын төзеп төгәлләү планлаштырыла, җәен исә мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен резина өслекле мәйданчык, дискотека зонасы, җәйге кафе белән сәхнә барлыкка киләчәк.

Чыганак: https://contenta.info/press_releases/390048#scroll

Ярмәкәйдә – гаилә паркы
Ярмәкәйдә – гаилә паркы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: